Студопедия  
Главная страница | Контакты | Случайная страница

АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Тугызынчы тема

а) кием, күлмәк, итәк, сарафан, блузка, камзул, костюм, баш киеме, эшләпә, яулык, шәл, түбәтәй, кәләпүш, калфак, берет; бүрек, өс киеме, пальто (кышкы, язгы-көзге), тун, бияләй, кулъяулык, чигелгән, асылташ, аяк киеме, итек, киез читек, читек, башмаклар, туфли;

б) гадәт, беррәттән, нәфислек, киңәш ителә, зәвык, ялтыравыклы, ярашу, мәҗлес, теләсә нинди, берьюлы

 

 

Биремнәр

1. Лексик минимумдагы сүзләрнең кергәннәре кайсы сүз төркеменә карый? Мәгънәләренә карап билгеләгез.

2. Ситуацияләргә исемнәрнең, сыйфатларның, саннарның төрле төрләрен кертеп диалог төзегез.

а) Сез иптәшегез белән бергә өс киемнәре карап йөрисез. Нинди тукымадан, нинди фасонлы, кайсы илдә тегелгән киемнәрнең ошавы һәм ошамавы турында бер-берегез белән фикер алышыгыз; үзегезгә ошаган берәр кием сатып алыгыз.

 

ә) Сез Милли музеенда милли киемнәр карап йөрисез. Әби-бабайларның киенү рәвешенә, милли киемнәрнең бизәлешенә, тегелешенә карата үзегезнең фикерегезне белдерегез.

Терәк сүзләр: ай-яй, искиткеч матур, соклангыч, асылташлар белән чигелгән, сафьян читек, бала итәкле.

 

б) Бер-берегез белән быел Олимпиадада Россия командасының нинди төстәге һәм нинди фасонлы костюмда булый турында фикер алышыгыз. Диалогларда сыйфат дәрәҗәләрен, сан төркемчәләрен кулланырга онытмагыз.

Терәк сүзләр: ак, кара, кызыл, сары, зәңгәр, яшел, шәмәхә, алсу, аксыл, ачык кызыл, (зәңгәр, яшел һ.б.), куе зәңгәр (кызыл, яшел һ.б.) коңгырт, соры;

Фасоннар: киң, тар, кыска, озын, тараеп килгән, трапеция формасындагы, билле, билсез, ачык изүле (декольте), ябык, якалы, якасыз һ.б.

 

3. Сөйләм үрнәкләрен тәрҗемә итегез.”Кибеттә” темасына диалог төзегез.

а) -Покажите мне вон тот мужской (женский, детский) костюм.

- Этот костюм 46-го размера.

- Мне не нравится фасон этого платья.

- Какого размера эта рубашка?

- Я хочу купить спортивный костюм.

-Этот костюм мне (вам) велик (мал).

- Вам идут эти брюки.

- Подайте мне юбку другого цвета.

- Из какого материала этот костюм?

-Это шерстяной (шелковый, хлопчатобумажный, трикотажный) костюм.

- Мне надо купить зимнее (демисезонное) пальто.

- Я ищу шерстяное пальто.

- Вы можете померить это платье.

- Я хотела бы черное (более светлое, открытое, закрытое) платье.

- Сколько заплатить за эту рубашку?

- Какие ткани у вас есть?

- У нас есть разные ткани: шелк, шерсть, вельвет, ситец, плюш, бархат и другие.

б) – Мне нужны черные (коричневые, светлые) ботинки.

- Мне нужны мужские (женские, детские) сапоги.

- Покажите, пожалуйста, дамские туфли на высоком (низком) каблуке.

- Где можно померить?

- Туфли немного жмут.

- Дайте пожалуйста, на один размер больше (меньше).

- Дайте пожалуйста, домашние тапочки.

- Какой фирмы эти ботинки?

-Покажите пожалуйста, детские сандалии.

-У вас есть щетка и крем для обуви.

 

4.Текстны укыгыз, русчага тәрҗемә итегез һәм аңа исем куегыз.

Кигән кием, кешенең матур гадәтләре белән беррәттән, аңа эстетик нәфисле бирә, чибәрлеген һәм рухи байлыгын күрсәтергә ярдәм итә.

Барлык төр мәҗлесләрдә дә ирләргә ак күлмәк кияргә киңәш ителә.

Галстукның теләсә ниндиен бәйләргә ярый, ләкин бик ачык төстә, үтә ялтыравыклы булмавы яхшы. Кара галстукны кайгы уңаеннан бәйлиләр. Күлмәк белән галстукның төсе костюм төсе белән ярашуына игътибар бирергә кирәк. Галстук артык озын булмасын, әмма кыска да булмаска тиеш. Галстук чалбар каешына чак кына төшеп җитми.

Мәҗлескә барганда, кара төстәге аяк киеме кияргә киңәш ителә. Кара костюм белән ачык төстәге аяк киеме кимиләр.

Хатын-кызларга ничек киенергә кирәклеген берьюлы әйтү кыенрак. Чөнки, кием сайлаганда, һәр хатын-кыз үз зәвыгына таяна, шуңа күрә дә нинди дә булса гомуми кагыйдәләр хакында сөйләргә урын калмый.

(“Әдәп төбе – матур гадәт” китабыннан)

 

5. Мәкаль һәм әйтемнәрне укыгыз, аларны русча эквивалентларын табып мәгънәләрен аңлатыгыз.

Бик бизәнгән –биздергән.

Кеше белән уртак кием кимә.

Пөхтә кигән – матур кеше, шапшак кигән – ялкау кеше.

Кием күңел көзгесе.

Әйберне саклап кисәң, көң дә яңа булыр.

 




Дата добавления: 2014-12-15; просмотров: 28 | Поможем написать вашу работу | Нарушение авторских прав




lektsii.net - Лекции.Нет - 2014-2024 год. (0.01 сек.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав