Студопедия  
Главная страница | Контакты | Случайная страница

АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Унынчы тема

 

нашир, әдәби-нәфис, рәсми, эшчәнлек, матбугат, мәгърифәт, мирас, басылып чыга, мәкаль, нәшер ителгән, эчтәлек, мәгълүмат, киңәш, мәртәбәле, җәмәгать эшлеклесе, шәхес, мөхәрир

 

Биремнәр

1. Укыгыз һәм тәрҗемә итегез.

Татар журналлары

«Шура» (Киңәш”) журналы татар матбугаты тарихында иң мәртәбәле журналлардан санала. Ул, 1908-1918 нче елларда Оренбургта айга ике тапкыр чыгып, барлыгы 240 сан дөнья күргән. Нәширләре – Закир һәм Шакир Рәмиевләр, мөхәррире күренекле татар язучысы, галим һәм мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдин булган. Журналда әдәби әсәрләр, татар халкының тарихы, мәшһүр кешеләре турында мәгълүматлар басылган, татар халык авыз иҗаты үрнәкләре урын алган; гарәп, фарсы, төрек, рус әдәбияты әсәрләренә дә урын бирелгән.

“Шура” журналы татарлар яшәгән төбәкләрдә генә түгел, башка төрки халыклар тарафыннан да яратып укылган.

XX гасыр башында, әдәби-нәфис, педагогик, фәнни, дини, икътисади журналлар белән беррәттән, сатира-юмор журналлары да чыккан. 1910-1918 нче елларда Казанда нәшер ителгән “Ялт-Йолт” журналы әнә шундыйларның берсе. Рәсми редакторы Әхмәт Урманчиев булса да, журнал белән җаваплы секретарь булып эшләүче шагыйрь Габдулла Тукай җитәкчелек иткән. “Ялт-Йолт” үз заманында сатира-юмор журналлары арасында эчтәлеге белән дә, бизәлеше белән дә аерылып торган. Бу журнал татар тормышында сәяси карикатураның тууына һәм үсешенә этергеч була.

Тагын бер журнал – «Уклар» журналы – Габдулла Тукайның сатирик һәм публицистик эшчәнлеге белән бәйле. Шагыйрь үзенең “Шүрәле” псевдонимын беренче мәртәбә шушы журналда куллана.

Татар календареннан

 

Истә калдырыгыз! (Запомните!)

 

Изъявительное наклонение (хикәя фигыль) обозначает, что действие происходит или не происходит на самом деле. Глаголы изъявительного наклонения характеризуются наличием трех основных времен (прошедшем – үткән заман, настоящим – хәзерге заман, будущим – киләчәк заман: мин яздым, язганмын; язам; язармын, язачакмын).

В татарском языке всем глаголам свойственно образование положительной и отрицательной формы. Категория отрицания выражается аффиксами –ма/мә, частицей түгел, предикативным словом юк: бар ма – не ходи, барачак түгел- не пойдет, барганым юк – я не ходил. Прошедшее время обозначает процессы, совершавшиеся до момента речи.

Единственное число – Берлек сан Множественное число – Күплек сан
Я смотрел, посмотрел. – Мин карадым. Ты смотрел. – Син карадың. Он(а) смотрел(а). – Ул карады. Мы смотрели. – Без карадык. Вы смотрели. – Сез карадыгыз. Они смотрели. – Алар карадылар.

Прошедшее время в русском языке имеет лишь одну форму, а в татарском языке имеет пять форм: прошедшее определенное: барды – шел, килде – пришел; прошедшее неопределенное: барган – уже пришел, килгән – уже пришел; прошедшее многократное: бара торган иде – обычно шел, килә торган иде – обычно приходил; преждепрошедшее: барган иде – тогда шел, килгән иде - тогда пришел; прошедшее незаконченное: бара иде – шел, килә иде – приходил.

Настоящее время обозначает процессы, происходящие в момент речи и имеет аффиксы:

-а/-ә, -ый/-и

Единственное число – Берлек сан Множественное число – Күплек сан
Я смотрю. – Мин карыйм. Ты смотришь. – Син карыйсың. Он(а) смотрит. – Ул карый. Мы смотрим. – Без карыйбыз. Вы смотрите. – Сез карыйсыз. Они смотрят. – Алар карыйлар.

 

Будущее время обозначает процессы, которые совершаются после момента речи.

 

Единственное число – Берлек сан Множественное число – Күплек сан
Я буду писать, напишу. – Мин язармын. Ты будешь писать, напишешь. – Син язарсың. Он будет писать, напишет. – Ул язар. Мы будем писать, напишем. – Без язарбыз. Вы будете писать, напишите. – Сез язарсыз.   Они будут писать, напишут. – Алар язарлар.

 

В татарском языке каждый глагол имеет несколько форм будущего времени:

будущее неопределенное: барыр – пойдет, наверное; будущее категорическое: барачак – пойдет, киләчәк – придет; будущее прошедшее (обозначает действие, которое должно было свершиться в прошлом): барачак иде – намеривался идти, киләчәк иде – намеривался приходить.

 

2.Укылган тексттан хикәя фигыльнең барлык заманнарын табып, тәрҗемәләре белән әйтегез.

3. Татарча әйтегез.

Он написал статью в газету «Вечерняя Казань». На вечере выступил известный журналист, пишущий статьи о спорте нашей республики. Читая газеты, они нашли интересное объявление. Вернувшись из Москвы, он рассказал им последние новости. Журнал, который вы видите на фотографии, издавался в начале XX века. Я, оказывается, уже читала статью, о которой ты мне говорила. Его отец всю жизнь работал редактором в книжном издательстве. Он видел вас вчера по телевизору.

 

4. Диалогны укыгыз.

1) – Мәгърифәт газетасы кайчан чыга башлады?

- 1991 нче ел башыннан

- Ул нинди газета?

- Ул студентлар, укытучылар газетасы.

- Хатын-кызлар өчен татарча ңурнал бармы?

- Бар. “Сөембикә”. Сөембикә бик чибәр, акыллы ханбикә булган. Журналга аның исемен биргәннәр.

- Журналның иң беренче исеме “Сөембикә” була. Революциядән соң “Азат хатын” дип үзгәрткәннәр. Ә 90 нчы еллардан журнал тагын “Сөембикә” булып чыга башлады.

- Балалар өчен газета-журналлар күпме?

- Хәзер шактый күп, кечкенәләр өчен “Салават күпере”, “Сабыйга” журналлары чыга. Мәктәп укучылары өчен “Ялкын” журналы, «Сабантуй» газетасы бар. Яшьләр өчен “Идел” журналы татарча да, русча да чыга.

- Ә “Татарстан” нинди журнал?

- Ул иҗтимагый-сәяси, мәдәни журнал. Анда республика тормышы турында кызыклы мәкаләләр басыла. Бу журнал да татар һәм рус телләрендә чыга.

 

6. Сез нинди татар газета-журналларын беләсез? Шул турыда диалог төзегез.

7. Соңгы вакытта Татарстанга кайсы илләрдән рәсми делегацияләр килгән? Бу турыда газеталардан укыгыз һәм сөйләгез.

8. Газета-журналларның исемнәрен русчага тәрҗемә итегез.

“Мәгърифәт”, “ Мирас”, “Фән һәм тел”, “Салават күпере”, Шәһри Казан”, “Сабыйга”, “Ватаныт Татарстан”, “Ялкын”, “Татарстан яшьләре”, “Казан утлары”, “Чаян”.

 

9. Сүзтезмәләрнең рус эквивалентларын әйтегез.

Ай саен чыга торган журнал; көн саен чыга торган газета; атна саен чыга торган тапшыру; ел саен чыга торган календарь.

 

 




Дата добавления: 2014-12-15; просмотров: 32 | Поможем написать вашу работу | Нарушение авторских прав




lektsii.net - Лекции.Нет - 2014-2024 год. (0.008 сек.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав