Студопедия  
Главная страница | Контакты | Случайная страница

АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Уникенче тема

а) уку, язу, кабатлау, өйрәнү, җавап бирү, аңлату, тыңлау, башлау, өйрәтү, аңлау, чишү, әзерләү, искә төшерү, ятлау, тәрҗемә итү, дәвам итү, чакыру, ябу, куллану, оныту, уйлану, җиткерү, күчереп язу, файдалану, бәхәсләшү, фикер йөртү, тынычлану, тәмамлау, хәл итү, бүлдерү, ярату, сагыну, очрашу, дуслашу, аралашу, шатлану, борчылу, тырышу;

ә) кагыйдә, ялгыш, яттан, яңалык, акбур, такта, аваз, сорау, өтер, кыңгырау, сызык, катлаулы, уку елы, күләм, канәгать, камиллек, хисаплау, милләтара, кулланма, хәбәр, кичереш, шөгыль, төгәл, шартлы билге, икенче югары белем, уңышка ирешү, яраткан дәрес, яратмаган дәрес, ошау, охшау, берьюлы, беркадәр;

б) борынгы, кәгазь, тәҗрибәле, осталык, нигез салыну, җитәкчелегендә, конкурстан узу, укырга керү, студент булу, фән белән кызыксыну, конференцияләрдә катнашу, уңышлы тәмамлау, көндезге бүлек, алдынгы уку йорты, укырга теләүчеләр саны, бу юнәлештә эшләү;

в) Олимпия чемпионнары, атаклы спортчылар, Европа һәм Россия чемпионнары, уңышлы тикшеренүләр, бүгенге көн таләпләренә туры килү, төрле яктан үсү, киң күзаллаулы, шәхес, мөмкинлек.

 

Биремнәр.

1. Текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез.

 

Идел буе физик культура, спорт һәм туристлык дәүләт академиясе

 

Казандагы Идел буе физик культура, спорт һәм туристлык дәүләт академиясенең үз тарихы бар. Башта ул, ягъни 1974 елдан 1986 елга кадәр Волгоград физик культура институтының филиалы була. Соңрак филиал Чаллы шәһәренә күченә һәм монда ул 2010 елга кадәр эшли. Бу вакыт аралыгында ул башта институт була, соңрак физик культура, спорт һәм туристлык академиясенә әйләнә. 2010 елның 2 августында Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туристлык дәүләт академиясенең нигезенә беренче таш салына. Ә 2011 елда бирегә беренче тапкыр студентлар кабул итәләр. Чаллы шәһәрендә исә академиянең филиалы эшли.

Идел буе физик культура, спорт һәм туристлык дәүләт академиясенең студен-тлары арасында Олимпия чемпионнарыда бар. Алар арасында якташыбыз Олимпия чемпионы Гөлнара Сәмитова-Галкина бүгенге көндә академиянең аспиранты. Академиянең Чаллыдагы филиалында исә Шэньженьда булган Универсиадада авыр атлетика буенча чемпион калган Геннадий Муратов укый. Казанда укучы беренче курс студентлары арасында да Россия Кубогы һәм ил чемпионатлары җиңүчеләре бар. Җиңел атлетика белән шөгыльләнүче студент Александр Марков Паралимпия уеннарына әзерләнә, дзюдо белән шөгыльләнүче Регина Капаеваның, Европа Кубогына ия булып, Россия җыелма командасы составында Лондонга Олимпия уенна-

рына бару мөмкинлеге бар. Моннан тыш, бертөркем студентлар «Ак Барс» һәм

«Рубин» командалары составында һ.б. уйныйлар.

Академиядә «физик культура», «туристлык», «сервис», «адаптив физик культура», «менеджмент» һәм «кунакханә” белгечлекләренә әзерлиләр.

Академиянең студентлары Олимпия резервы училищесында, Теннис академиясендә (биредә укыту аудиторияләре, ике кафедра, видео-элемтә белән заманча конференцияләр залы бар), «Буревестник» бассейнында шөгыльләнә (монда укыту аудиторияләре, компьютер класслары, китапханә, деканат, ике кафедра ур-нашкан). Студентлар шөгыльләнә торган тагын бер спорт объекты – «Зилант» боз сарае. Академиянең корылмаларында бушлай Wi-Fi, Россиянең электрон китапханә фонды бар.

Физик культура академиясенең укыту-лаборатория корпусы да инде төзелеп бетеп килә. Аның титул исеме – 2013 елдагы Универсиаданың халыкара мәгълүмати үзәге. Бу бик тә заманча, мәйданы 52 мең квадрат метрны тәшкил иткән бина.

Төп укыту корпусыннан тыш, академиянең карамагында 7 спорт корылмасы булачак. Хәзерге вакытта кулланылышта булган 3 бинадан кала, төзелеш эшләре тәмамлангач, әлеге уку йорты төп функцияле стадионны, шулай ук Гимнастика, Ишү белән шөгыльләнү үзәкләрен һәм Спортның су төрләре сараен үз эченә алачак.

Идел буе спорт академиясе инфраструктурасы ягыннан илдәге спорт вузлары арасында иң бай югары уку йорты булачак. Ул 7 спорт корылмасын, 5 мең студентны, ФИСУның (Халыкара студентлар спорты федерациясе) халыкара белем бирү үзәге эшчәнлеген, кадрларның квалификациясен күтәрү институтларын һәм спорт резервын әзерли торган фәнни-тикшеренү институтын үз эченә алачак.

Академияда фәнни хезмәтләр, уку-укыту әсбаплары әзерләү буенча җитди эш алып барыла. Ел саен галимнәр тарафыннан 100 дән артык фәнни һәм методик хезмәт бастырыла.

Идел буе физик культура, спорт һәм туристлык дәүләт академиясенең төп бурычы – югары квалификацияле, заман таләпләренә туры килә торган эрудицияле белгечләр әзерләү. Ректорат укыту планнарын һәм программаларын, аларның әчтәлеген, укыту-тәрбия бирү формаларын һәм методларын һәрдаим яңарту, тагын да югары баскычка күтәрү өлкәсендә туктаусыз эш алып бара.

Республикабызда спорт буенча шундый югары уку йорты булу, әлбәттә, зур горурлык. Биредә уку спортны яратучылар, киләчәк тормышларын шул өлкә белән бәйләргә теләүчеләр һәм югары үрләр турында хыялланучылар өчен менә дигән мөмкинлек булып торачак.

(Шәһри Казан газетасыннан)

Истә калдырыгыз! (Запомните!)

 

Неличные формы глагола: причастие, деепричастие, имя действия, инфинитив

Причастие объединяет в себе признаки прилагательного и глагола. Причастие имеет времена: настоящее,

 

 




Дата добавления: 2014-12-15; просмотров: 37 | Поможем написать вашу работу | Нарушение авторских прав




lektsii.net - Лекции.Нет - 2014-2024 год. (0.013 сек.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав