|
Географиядән эш программасы структурасы база өлешендә иң элек укучыларның гомуми культурасын һәм дөньяга карашын формалаштыруга, шулай ук гомуми белем бирүнең тәрбия, үстерү бурычларын чишү, шәхесне социальләштерү максатына басым ясый.
Эчтәлеге буенча, тәкъдим ителүче географиянең база курсы үзенә гомуми география һәм илләрне комплекслы географик өйрәнүне сыендыра. Ул укучыларда илнең географик картинасын күзаллауны формалаштырып бетерә. Әлеге күзаллаулар җэмгыять һәм табигатьнең географик бәйләнешләренә, халыкның урнашуы, артуы, дөнья хуҗалыгы һәм хезмәтнең географик бүленеше, төрле территорияләрнең глобаль һәм региональ күренешләрен, процессларының географик аспектларын ачу керә.
Курсның эчтәлеге укучыларда хәзерге дөнья, Рәсәйнең анда тоткан урыны турында һәм шулай ук укучыларда башка халыклар, илләр белән кызыксыну тудырырга юнәлтелгән.
Югары сыйныфларда географиянең база өлеше түбәндәге максатларны яулауга юнәлтелгән.
Максатлар:
· Географик белемнәр системасын өйрәнү-бербөтен һәм күпкырлы, даими үсеш кичерүче дөнья турында, барлык территориаль катлауларда табигать, халык һәм хужалык бәйлэнешләре, кешелекнең глобаль проблемаларының географик аспектлары һәм аларны чишү юллары, географик сүрүләрне өйрәнү юллары, аның объектларының һәм процессларының күптөрлелеге;
· Геоэкологик, социаль-икътисади, табигый процесслар һәм күренешләрне анализлау, сурәтләүгә глобаль, локаль һәм региональ яктан килеп карауны бергә куллану белемнәренә ия булу;
· Дөньяның, аның регионнарының һәм зур дәүләтләренең мөһим географик үзенчәлекләре һәм проблемалары белән танышу, иҗади һәм акыл сәләтләрен, кызыксынуны үстерү;
· Патриотизм, толерантлык, башка халыкларга, аларның мәдәниятенә хөрмәт,әйләнә-тирә мохиткә сак караш тәрбияләү;
· Күптөрле географик ысулларны, белемнәрен, шулай ук географик мәгълуматны тормышта һәм практикада кулану;
· Карталар, статистик материаллар, Интернетның геомәгълумати системасын һәм ресурсларын кулланып халыкара тормышның мөһим социаль-икътисади сорауларны дөрес билгеләү өчен, Рәсәйдә, дөньяның башка илләрендә һәм регионнарында геосэяси һәм геоикътисади хәлне билгеләү өчен, аларның мөмкин булган үсеш тенденцияләрен билгеләү өчен географик мәгълумат табу һәм куллану;
· Халыкара туризм-ял, эшлекле һәм гомумбелем программалары, телекоммуникация, гади аралашу көчле үсеш алган заманда дөньяның эре илләре һәм регионнарының географик спецификасын аңлау;
Предметның укыту программасының база өлешендә тоткан урыны:
Рәсәй Федерациясенең гомумбелем бирү оешмалары өчен федераль база укыту планы югары сыйныфлар өчен ике елга 70 сәгать бүлеп бирә (10 һәм 11 сыйныфлар өчен).
Эш программасы 70 укыту сәгатенә каралган. Өстәмә вакыт 10 сәгать тәшкил итә һәм ул аерым бүлекләрне тирәнтен өйрәнү күләмен арттыруны яисә укыту процессын оештыруның төрле формаларын куллануны, яңа педагогик технологияләр, төгәл шартларга бәйле рәвештә практик эшләр куллану мөмкинлеген күзаллый.
Гомуми уку белемнәре, күнекмәләре һәм аларны куллану юллары:
Эш программасы укучыларда гомум уку белемнәрен, күнекмәләрен, алар белән төп куллану һәм өйрәнү юлларын формалаштыруны күзаллый. База өлешендә түбәндәгеләрне әйтеп үтик:
-төрле тематик карталар һәм күптөрле статистик материаллар белән эшли белү;
-өйрәнелүче объектның төп билгеләрен аера белу; объектларны чагыштыру, бәяләү, классификацияләү өчен критерийларны мөстәкыйль сайлау;
-бирелгән тема буенча кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан, шул исәптән геомәгълүмати системадан эзләү;
-фикер йөртүне, инкаръ итүне нигезләү; күренешләр һәм процессларны, төрле хәлләр, очракларны аңлату;
-халык алдында чыгыш ясауның төп төрләрен куллану; кызыксыну һәм практик эшчәнлекнең нәтиҗәләрен күрсәтә белү.
Дата добавления: 2014-12-18; просмотров: 30 | Поможем написать вашу работу | Нарушение авторских прав |